news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Йолдыз бистәсе янындагы буада балыкчы баткан

Балыкчының гәүдәсен шаһитлар күреп судан чыгарган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Әлки районында Йолдыз бистәсе янындагы буада балыкчы баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 Бу хакта хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына кичә кич белән алынган.

Урынга килгән 105нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре балыкчыны шаһитлар күреп алып судан чыгаруын аңлаткан. Шаһитлар ир-атны белүләрен, алар аның Татар Чиябашы авылыннан булганлыгын әйткән.

Хәзерге вакытта 41 яшьлек ир-атның үлеме сәбәпләре ачыклана, аннан аның мәете Болгар шәһәре хастаханәсе моргына озатылачак.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot