news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында “Әйлән-бәйлән” видео-китабы төшерделәр

“Әйлән-бәйлән” Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале хәзер һәр елны биредә узачак.

(Әлки, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында “Әйлән-бәйлән” видео-китабы төшерделәр. “Әйлән-бәйлән” Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале хәзер һәр елны биредә узачак, дип яза җирле басма.

Быел җәй районыбызда үткән әлеге фестивальгә республиканың төрле районнарыннан бик күп балалар коллективлары җыелган иде. Ә киләсе елдан фестиваль халыкара төс алыр дип күздә тотыла.

Республика Мәдәният министрлыгы узган атнада районыбызда “Әйлән-бәйлән” видео-китабын төшерде. Анда Хурада мәдәният йорты каршында эшләүче “Пугане”, район мәдәният йортының “Асылташлар” балалар фольклор коллективлары чыгышлары кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot