news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында язгы кыр эшләре актив алып барыла

Күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнарның 7,4 мең гектарына ашлама кертелгән, һәм барлык кырларның 85 процентында дым каплау үткәрелгән.

(Әлки, 25 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында уҗым культуралары тулысынча диярлек тукландырылды. Көзеннән 24,3 мең гектарда чәчелгән мәйданнарның 98 процентына минераль ашламалар кертелде. Бу турыда район басмасында хәбәр ителә.

Күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданнарның 7,4 мең гектарына ашлама кертелгән, һәм барлык кырларның 85 процентында дым каплау үткәрелгән.

Тырмалау эшләре соңгы көннәрдә туңга сөрелгән басуларда актив алып барыла. Барысы 27 мең гектар мәйданда дым капланды. Бу планга карата 63 процент дигән сүз. Бу атнада районда туңга сөрелгән җирләрдә тулысынча тырмалау үткәреп бетереләчәк.

Кайбер хуҗалыкларда уҗым басуларында дым саклау эшләрен башладылар. Күп урыннарда тырма агрегатлары тәүлек буе эшләтелә. Берничә фермер хуҗалыгында һәм “Хузангай” җәмгыятендә узган атнада арпа чәчә башладылар.

Бүген-иртәгә “ВостокЗернопродукт” хуҗалыклары да арпа һәм көнбагыш чәчүгә керешәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100