news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында ятимнәргә яңа йорт ачкычлары тапшырылды

Яңа ел бәйрәмнәрендә Әлки районында ятим үскән алты егет һәм кыз өйле булдылар.

(Әлки, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Яңа ел бәйрәмнәрендә Әлки районында ятим үскән алты егет һәм кыз өйле булдылар. Республика программасы нигезендә төзелгән яңа фатир ачкычларын яшьләргә район башлыгы Александр Никошин тапшырды, дип яза җирле басма.

Базарлы Матакның Филиппов урамында алдагы елда ятимнәр өчен биш йорт файдалануга тапшырылган иде. Менә тагын җиде өй төзелде.

Тыштан караганда шактый җыйнак күренсә дә, өйләрнең эче иркен икән. Монда кунак бүлмәсе, йокы, аш-су бүлмәләре бар. Өй белән янәшә мунча да ясалган. Терлек-туар асрарга теләге булганнарга сарай да салынган. Кыскасы, газы, суы, уты кергән бу йортларда яшьләргә яшәргә бөтен шартлар тудырылган.

–Без бу өйләрдә сезнең гаилә корып, балалар үстереп, тормышта үз урыныгызны табып яшәп китүегезне телибез. Тора-бара әле сез йортларның тагын да зурысын, шәбен салырсыз. Әлегә мөстәкыйль тормыш башлаганда бу йортлар сезгә ныклы нигез булып хезмәт итсеннәр иде,–диде Александр Никошин егет-кызларга яңа торак ачкычларын тапшырганда.

Тормышларындагы әлеге сөенечле вакыйга белән яңа хуҗаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та котлады. Район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Углева өчен дә бу истә калырлык көн булды. Әлеге егет-кызлар өйле булсын дип янып-көеп йөрүчеләрнең берсе бит ул.
Иске Әнҗерә авылында яшәүче Нина Синкина, тантанада сүз алып, сөенечен уртаклашты:

–Мин – опекун тәрбиясендә үскән Наталья Старцеваның бүгеннән үз өе, үз йорты булды. Ятимнәр турында кайгырткан өчен хөкүмәтебезгә, төзелеш эшләрен ахырынача җиткерү өчен барлык проблемаларны хәл иткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтлемен. Мин әле тагын өч ятимне тәрбиялим. Яшьләре җиткәч аларның да үз почмаклары буласына тулысынча ышанам хәзер,–диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100