Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында ятимнәр өчен төзелгән биш йортка газ кертелгән
Тиздән ятимнәр өй туйларын уздырачак.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Район газ эксплуатацияләү участогы эшчеләре Базарлы Матакта Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән биш өйгә табигый газ тоташтырдылар, дип яза “Әлки хәбәрләре”.
“Строитель и К” җәмгыяте район үзәгендә 18 яшьләре тулган биш ятим балага өйләр салдылар. Газчылар яңа йортларга җылы да җибәрделәр. Тиздән анда яңа хуҗалары урнашачак.
Район газ эксплуатацияләү участогы 705 километр газ үткәргечкә хезмәт күрсәтә. Шуның 200 километры җир өстеннән уза. Быел җәй 21 километр үткәргечләрнең буяулары яңартылган. Моннан тыш, участок 38 газ бүлү пунктына (ГРП) һәм 70 шкафка техник карау үткәреп тора. Быел өч газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясаганнар.
60 кешедән торган участок халыкны, оешма-предприятиеләрне өзлексез газ белән тәэмин итүдә зур эшләр башкара. Әмма районда яшәүчеләрнең бер өлеше файдаланган газ өчен вакытында түләмичә алар хезмәтендә күп кыенлыклар тудыра. Бүгенгә газ кулланган өчен халыкның 5 миллион сум бурычы җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз