Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында “Яшь йөртүче-2018” бәйгесендә Иске Матак мәктәбе командасы җиңгән
Кызлар һәм малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап биргән, автомобильдә төрле алымнар ясауда һәм төз атуда ярышкан.
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында “Яшь йөртүче-2018” бәйгесендә Иске Матак мәктәбе командасы җиңгән. Бу хакта “Әлки хәбәрләре” хәбәр итә.
Урта мәктәпләрдәге автоклассларда шөгыльләнүче балалар арасындагы әлеге конкурс ДОСААФ базасында узган. Ул өч өлештән торган. Кызлар һәм малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап биргәннәр, автомобильдә төрле алымнар ясауда һәм төз атуда ярышканнар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрдә укучылар әйбәт белемнәр күрсәткәннәр. Кызлар арасында Түбән Әлки мәктәбеннән Ләйсән Мөхәммәтшина иң тиз (39 секундта) һәм дөрес җавап бирүче булып танылган. Малайлар арасында исә Фәнис Фәттахов беренчелекне яулаган.
Автомобильдә төрле алымнар ясап тиз һәм оста йөрү бәйгесе дә киеренке барган. Яшь йөртүчеләр автомобильне арты белән бокска бик төгәл кертергә, тиз хәрәкәттә “змейка” ясарга һәм тагын шундый катлаулы элементлар эшләргә тиеш булганнар. Бу бәйгенең җиңүчеләре Яңа Салманнан Екатерина Захарова һәм Иске Матактан Алмаз Фәсахов булган.
Пневматик мылтыктан атуда Алпар мәктәбеннән Алия Әсәдуллинага һәм Иске Матак мәктәбеннән Алмаз Фәсаховка беренче булганнар.
Командалар арасында Иске Матак мәктәбе беренчелекне алган. Җиңүче команданы ярышларга ОБЖ укытучысы Валерий Матюшин әзерләгән. Түбән Әлки мәктәбе командасы (җитәкчесе Рәфәс Билалов) – икенче, алпарлылар (Риназ Гыйльметдинов) өченче булган.
Беренче урыннарны алган егетләр һәм кызлар республика бәйгесендә район данын яклаганнар. Анда Алмаз Фәсахов - ату буенча икенче урын, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобиль белән идарә итү осталыгында яшьтәшләре арасында бишенче булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз