news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яшь парлар никахлашканнан соң, сайлау участогына килде

Район үзәгенең Никахлашу залында узган тантанадан соң, яшьләр 738нче Салман сайлау участогына юл тотты.

Әлки районында яшь парлар никахлашканнан соң, сайлау участогына килде
alki-rt.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Әлки районының Яңа Салман авылында яшәүче яшь пар Ирина һәм Динар Мингалиевлар никахлашу тантанасыннан соң, 738нче Салман сайлау участогына  килде. Бу хакта Татарстан Бердәм мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Әлкилеләр Динарны җырчы буларак белә. Ул ел саен «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып, берничә тапкыр призлы урын ала. Егет Казанда югары уку йортын тәмамлаган. Музыкага, җырга мәхәббәт Динарны Башкортстанда туып-үскән Ирина белән танышуга этәргеч булган. Ике ел элек алар Лаеш районының Хәерби авылында икесе дә катнашкан концертта танышканнар.

«Күзләр очрашты... һәм барысы да хәл ителде. Без бер – беребездән башка яши алмавыбызны аңладык», - дип сөйләде Динар.

«Башта мин игътибар итмәскә тырыштым, әмма Динар минем йөрәгемне бик тиз яулады», - дип елмая Ирина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100