Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында яшәүче ханым тавыш биргәннән соң бәби тапкан
Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Әлки районынның Татар Борнае авылында яшәүче Алия Кәримова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән, ә соңыннан әни булган. Ул малай тапкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Алия Кәримова алдан тавыш бирү мөмкинлеген кулланган, чөнки аның бала табу көне якынлашкан. 29 июньнең иртәсендә Алия 3116 грамм авырлыктагы сау-сәламәт малай тапкан. Балага Кәрим исемен кушканнар. Ул Кәримовлар гаиләсендә өченче бала. Гаилә башлыгы Рәфис ҖЧҖ «Хузангай» ындыр табагында эшли.
Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә. Әлкилеләр үзләренең гражданлык бурычларын актив үти. Төшкә тавыш хокукы булган барлык авыл кешеләренең 86 проценты тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз