news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында яшәүче ханым тавыш биргәннән соң бәби тапкан

Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә.

Әлки районында яшәүче ханым тавыш биргәннән соң бәби тапкан
alki-rt.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Әлки районынның Татар Борнае авылында яшәүче Алия Кәримова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән, ә соңыннан әни булган. Ул малай тапкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Алия Кәримова алдан тавыш бирү мөмкинлеген кулланган, чөнки аның бала табу көне якынлашкан. 29 июньнең иртәсендә Алия 3116 грамм авырлыктагы сау-сәламәт малай тапкан. Балага Кәрим исемен кушканнар. Ул Кәримовлар гаиләсендә өченче бала. Гаилә башлыгы Рәфис ҖЧҖ «Хузангай» ындыр табагында эшли.

Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә. Әлкилеләр үзләренең гражданлык бурычларын актив үти. Төшкә тавыш хокукы булган барлык авыл кешеләренең 86 проценты тавыш бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot