news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яшәүче Галия апа Рәүфованы Россия Президенты котлаган

Аның өендә район башлыгы Александр Никошин кунак булган.

(Әлки, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”, Ләйлә Әхмәтшина). Татарстанның Әлки районында гомер итүче Галия апа Рәүфовага 95 яшь тулды. Югары Әлкидә аны туган көне белән котларга район башлыгы Александр Никошин үзе килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, муниципалитет исеменнән бүләкләрен тапшырды. Бик күңеле булды әбекәйнең: Александр Федорович белән озак кына сөйләшеп утырды ул, яшь чакларын искә төшерде, бүгенге тормышыннан бик канәгать булуын әллә ничә тапкыр кабатлады, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Галия апа шат күңелле, җор телле кеше ул. Яшьлек елларын, узган гомерен искә төшереп сөйли башлагач, “авыр заманнар иде”, дип уфтангаласа да, күбрәк кызык хәлләрне хәтерендә яңартты. Әле сугышка кадәр үк аны, Татар Борнае авылында туып үскән яшь кызны, Ярославль якларына торф чыгарырга җибәрәләр. Сугыш чорында да шунда эшли ул. Тырышлыгын күреп, үзенә бригадир булырга да тәкъдим итәләр. Әмма кыз туган ягына кайтып китүне өстенрәк күрә. “Нәчәлник әйтә, әйдә, тагын бер ел эшлә, булдырасың, ди. Юк, мәйтәм, мин авылга кайтам да кияүгә чыгам, дим. Чынлап та, тормышка чыктым бит фронттан яраланып кайткан Югары Әлки егетенә!” – дип көлеп искә ала ул.

Галия апа ире Габдулла абый белән нужа арбасын тигез җиңелеп тарта. Ул аның янәшәсендә комбайнда да эшли, иренә бер-бер артлы җиде бала да табып бирә, аларны үстерүгә күп көч куя. Сугыштан гарипләнеп кайткан Габдулласының исәнлеге әйбәт булмаганлыктан, тормыш авырлыкларын үз иңенә күбрәк тә алырга туры килә әле аңа.

“Ул бит соңгы вакытта гына ветераннарга кадер-хөрмәт зурдан. Ә элек аларга бернинди ярдәм булмады. Өебез искереп, түбәсеннән яңгыр үтә башлагач, районга кадәр барып җиттем. Аннары да күпме нужа күрдек”, – дип сөйли ул.

Нәниләрне үстерергә, балаларын укытып аякка бастырырга, йорт-җирне алып барырга, совхоз эшеннән дә калырга ярамый... Ничек чыдаган бу хатын?! Кызганычка каршы, Габдулласы озын гомерле булмый. Хәзер инде өч улы да бу дөньяда юк. Ә Галия әби күңелен төшерми. Улы Ринат белән бергәләп Югары Әлкидә иске өйләрен яңарта-яңарта яшәп ята алар. Яше 95кә җитсә дә, күңеле күтәренке аның.

Кайсыдыр совет шагыйренең: “Кадак ясыйсы иде бу кешеләрдән: дөньяда ныграк кадаклар бүтән булмас иде” дигән юллары бар (Николай Тихоновның “Баллада о гвоздях” шигыре. – Т-и искәрмәсе). Бөек Ватан сыгышы чорын кичергән әби-бабайлар буынына бик туры килә алар. Кечкенә генә гәүдәле, әмма нык холыклы Галия әби Рәүфова әнә шул буынның бер вәкиле. Аңа әле дә озын гомер телисе килә, чөнки яшәү дәрте тулып тора әбекәйнең, диелә Әлки районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100