news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында янгында 85 яшьлек әбинең гомере өзелгән

Иске Матак авылындагы йортларның берсендә йортның түбәсе янган.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ). Әлки районында янгында 85 яшьлек әбинең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иске Матак авылындагы Речная урамындагы 7нче йортта иртән йорт түбәсе янып киткән. Урынга 105нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина, авария хезмәткәрләре килеп җиткән.

Аларны җирле үзидарә башлыгы каршылаган. Ул йортта хуҗабикәнең үлүен, аны күршеләре алып чыгуын хәбәр иткән. Янгын 30 квадрат метрда булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 7 минуттан янгынны сүндергән. Йортның түбәсе янып беткән.

Янгынның беренче сәбәбе - шәмне саксыз куллану.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot