news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Яңа елга йортларын иң матур итеп бизәгән гаиләләрне бүләкләделәр

Беренче урынга Толстовлар һәм Минһаҗетдиновлар лаек булды.

Әлки районында Яңа елга йортларын иң матур итеп бизәгән гаиләләрне бүләкләделәр
alki-rt.ru

(Әлки, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында иң яхшы Яңа ел бизәге бәйгесендә җиңүчеләрне чыршы бәйрәмендә бүләкләделәр. Бүләкләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән тапшырылды, дип яза район газетасы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Лидия белән Александр Толстовлар гаиләсе һәм Зөлфия белән Рөстәм Минһаҗетдиновлар гаиләсе алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot