news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында йөзү бассейны эшли башлый

Төзекләндерү эшләре башкарылган “Ләйсән” йөзү бассейны киләсе атнада эшли башлый.

(Әлки, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында йөзү бассейны эшли башлый. Төзекләндерү эшләре башкарылган “Ләйсән” йөзү бассейны киләсе атнада эшли башлый, дип яза район газетасы.

Җәй айларында бассейнда ремонт, өстәмә җиһазлау эшләре алып барылды. Бассейн савытыннан су саркып тора иде – белгечләр килеп шуны төзәткәннәр. Хәвефсезлек җәһәтеннән бассейн читенә баскычлар куеп чыкканнар. Шулай ук җилләткеч юлларын ясаганнар, суны чиста тоту һәм зарарсызландыру системасын камилләштергәннәр.

Инде бассейн савытына су тутырылган. Тиздән бинага табигый газ тоташтырылачак. Аннан инде җәй буе сагындырган бассейнга йөри башларга да була.

“Ләйсән”нең җитәкчесе Айтуган Вафин әйткәнчә, быел да коенган өчен бәяләр үзгәрми. Бассейнда бер сәгать йөзү – 100 сум, пенсионерларга – 50 сум. Абонемент сатып алганда бәя тагын да арзанга чыга. Эшләүчеләр өчен бассейнда 12 тапкыр коену абонементы 1000 сум, пенсионерларга – 500 сум.

Бассейнга йөрү өчен сәламәтлек турында медицина белешмәсе булу зарур. Шулай ук коену өчен баш киеме, сөлге, алмаш аяк киеме, юыну өчен гигиена әсбаплары алырга онытмагыз, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot