news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында волейбол бәйгесендә газчылар командасы җиңү яулады

Ярышлар Әфганстан сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә багышланган.

Әлки районында волейбол бәйгесендә газчылар командасы җиңү яулады
alki-rt.ru

(Әлки, 18 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әфганстан сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турнирында район газ хезмәте командасы җиңү яулады.

Әлеге бәйге Интернациональ сугышчылар көне алдыннан «Алинә» универсаль спорт залында үтте. Көне буе барган ярышларда алты команда көч сынашты.

Район газчылар командасы үзен иң көчле волейболчылар итеп танытты. Икенче урынны Нурлат шәһәре командасы алган. Өченче урынга Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы волейболчылары ия булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot