Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында волейбол бәйгесендә газчылар командасы җиңү яулады
Ярышлар Әфганстан сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә багышланган.
(Әлки, 18 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әфганстан сугышында һәлак булган Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турнирында район газ хезмәте командасы җиңү яулады.
Әлеге бәйге Интернациональ сугышчылар көне алдыннан «Алинә» универсаль спорт залында үтте. Көне буе барган ярышларда алты команда көч сынашты.
Район газчылар командасы үзен иң көчле волейболчылар итеп танытты. Икенче урынны Нурлат шәһәре командасы алган. Өченче урынга Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы волейболчылары ия булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз