Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында ВИЧ-инфекцияле аналардан сәламәт балалар туган
Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора.
(Әлки, 2 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора. Авыручылар арасында 7 хатын-кыз, 12 ир-ат теркәлгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
ВИЧ белән зарарланган аналардан 6 бала туган. Үзвакытында профилактик дәвалау үткәрү нәтиҗәсендә әлеге балаларның барысы да сәламәт булып дөньяга килгән.
Бүген 7 кеше антиретровирус терапиясе кабул итә. Әлеге дәвалау ВИЧ-инфекцияле һәм СПИД белән авыручы пациентларның гомерен озайтып кына калмый, аларның күбесе сәламәт балалар да тудыра ала.
2017 елда районда ВИЧ-инфекцияле 4 кеше исәпкә куелган иде. Ә быел әлкилеләр арасында яңа авыру очраклары ачыкланмаган, дип сөйләде район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз