Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора
Һәр елны майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
(Әлки, 20 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора. Аларның сигезе – хатын-кызлар, 14е - ир-атлар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Һәр елны майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Дөнья җәмәгатчелегенең игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр проблемаларына, бу чирнең дөньяда таралуы мәсьәләсенә җәлеп итү максатында оештырылучы әлеге акция быел 36 нчы мәртәбә уза.
ВИЧ-инфекциянең тиз таралуы һәм аның риск төркеменнән (инъекцияле наркотиклар кулланучылар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар һ.б.) чыгуы медицина җәһәтеннән һәм социаль яктан глобаль проблемага әйләнде.
"Өч кеше быелның беренче кварталында исәпкә куелды. ВИЧ-инфекцияле аналардан 6 бала туган. Булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү нәтиҗәсендә нарасыйлар сәламәт булып дөньяга аваз салды", - диде район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина.
,
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз