news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Ватанны саклаучылар көненә багышлап ат ярышлары үткәрелде

Ярымнәселле чабышкылар 2 километрлы дистанциядә узыштылар.

(Әлки, 23 февраль, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). Әлки районында Ватанны саклаучылар көненә багышлап ат ярышлары үткәрелде. Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.

Нәтиҗәләр мондый: I урында Олег Синкин һәм Талисман кушаматлы чабышкы, II урында Кавалер кушаматлы ат белән Риназ Сафин. Атларның хуҗасы – Түбән Әлки авылыннан Марат Гобәйдуллин. Өченче урынны Алексеевскидан килгән кунак Владимир Александров һәм аның аты Баллада алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot