news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында урманнарны корыган агачлардан чистарталар

“Урман атнасы-2018” табигатьне саклау республика акциясенә әлкилеләр дә актив кушылды.

(Әлки, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). “Урман атнасы-2018” табигатьне саклау республика акциясенә әлкилеләр дә актив кушылды. Алар акция барышында урманнарны корыган агачлардан чистарталар, дип яза җирле басма.

 Әлки урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, атна дәвамында алар байтак эшләр башкарып өлгерергә тырышалар. Урманчылык хезмәткәрләре авыл ярдәмчеләре белән берлектә Иске Чаллы янындагы каен посадкасын корыган агачлардан чистартканнар. Шушы арада “Яшь имәннәр” лагере урнашкан урманны, Сабантуй җирләрен кипкән карт агачлардан һәм чүп-чардан арындырырга җыеналар. Чуаш Кичүендәге мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балалар белән урманчы урынбасары Людмила Желтухина табигатьне саклау, урманнар утырту кебек актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә үткәргән.

“Акциянең төп чараларының берсе – агачлар утырту иде. Әмма, көннәр бик коры тору сәбәпле, әлеге эшне берникадәр кичектердек. Аны 6 октябрьдә башкарырбыз дип торабыз,”– ди Илсур Зәйнуллин.

Бу көздә мең төп чамасы агач утыртырга ниятләп торалар икән. Авылларны яшелләндерү өчен юкә, чыршы, миләш үсентеләре әзерлиләр. Авыл җирлекләре советлары, шулай ук аерым кешеләр әлеге үсентеләрне алырга урманчылыкка заявка бирә алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100