news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында урман җәнлекләре өчен "ашханәләр" эшли

Аларга ярдәм итү өчен елның-елында районның аучылык биләмәләрендә байтак азык запасы хәзерләнә.

(Әлки, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында урман җәнлекләре өчен "ашханәләр" эшли. Кышын җәнлекләр урманда алар өчен махсус әзерләнгән урыннарга килеп тамак ялгыйлар, дип яза җирле басма.

Кыш көне җәнлек-җанварларга кар астыннан азык табу бик авыр. Аларга ярдәм итү өчен елның-елында районның аучылык биләмәләрендә байтак азык запасы хәзерләнә. Узган көздә, әйтик, кышын җәнлекләрне "сыйлау" өчен 50 тонна ашлык калдыклары, 180 тоннага якын бөртек, 15 тонна печән, 5 тонна тоз көйләп куйганнар иде. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, бу мөһим эшкә "Көньяк" аучылык җәмгыяте аеруча зур игътибар бирә.

Кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре һәм башка урман җанварлары (обитатели) әлеге "ашханәләрне" үз итәләр, әледән-әле анда килеп, тукланып китәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100