news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында урак башланды

Район басуларында берничә көн инде кыр кораблары эшли. Шулай итеп, 2017 ел урагына старт бирелде.

(Әлки, 4 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев ). Әлки районы басуларында берничә көн инде кыр кораблары эшли. Шулай итеп, 2017 ел урагына старт бирелде.

Игенчеләребезгә быел гаять зур күләмдә урып-җыю эшләрен башкарасы була. Механизаторларыбызга 25400 гектарда көзге культуралар, 52595 гектарда сабан культуралары, 14715 гектарда көнбагыш, 6159 гектар мәйданда бөртек өчен кукуруз суктырып аласы. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 100 мең гектарга якын. Ә бездә комбайннар саны бары 102. Әле шуның берничәсе, төзек булмау сәбәпле, уракның беренче көннәреннән үк эшкә керешә алмый. Кыр корабларының 74 е турыдан-туры суктыруда эшләячәк. 50 комбайнда теземнәрдән суктыру җайланмасы бар. Быелгы яңгырлы җәйдә игеннәр чүпле булачак. Шуңа икмәкне теземнәргә салып суктыру хуплана. Бу эштә “Маг-Дон” комбайннарын (теземнәргә салуда) көн-төн эшләтү зарур.
Уракка быел елдагыдан атна-ун көнгә соңрак төштек. Алда зур һәм җитди бурыч торуын аңлап, һәр комбайнга икешәр механизатор беркетү һәм һәр көнне генә түгел, һәр сәгатьне нәтиҗәле һәм тулы файдалану мөһим.
Механизаторлар рыжик дигән культураны турыдан-туры суктыруга керештеләр. Хуҗалыкларда шулай ук комбайннар көзге бодайны теземнәргә салуда эшлиләр.
Кичә, 3 августта, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Илдус Габдрахманов районда урак эшләренең барышы белән танышып китте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев белән алар берничә хуҗалык басуларын карап чыктылар. Бөртеклеләр һәр җирдә өлгереп килә. Димәк, бүген-иртәгә барлык комбайннарга көзге бодайны турыдан-туры суктыруга төшәргә мөмкин булачак.
Татарстан Хөкүмәт йортында видеобрифинг режимында узган соңгы киңәшмәдә быел икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бик зур тырышлык куярга туры киләчәгенә басым ясалды. Бүген һәр җирдә бар көчне урып-җыюга туплау мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot