news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында укучыларның Н.Дәүли исемендәге V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды

Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.

(Әлки, 23 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды, дип яза җирле басма.

Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәнү hәм башка темалар буенча тикшеренү эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot