news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында туып-үскән җырчы Мирсәет Сөнгатуллин Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде
Ул җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде.
Скопировать ссылку
(Әлки, 3 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында туып-үскән җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде, дип яза җирле басма.
Күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордсмен булды. Гаҗәеп матур тавышка ия талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин татарның бай җыр мирасын торгызу, халыкка кайтару юнәлешендә бик күп көч куя. Берничә ел элек ул 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарды. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый. Якташыбызның бу хезмәтен тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип атадылар. Җырчы әле онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгарды.Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2