Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында “Трактор-прицеп” профилактик операциясе башланды
“Трактор-прицеп” операциясен Гостехнадзорның район бүлеге ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрә.
(Әлки, 14 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 13 июньнән “Трактор-прицеп” профилактик операциясе игълан ителде, дип яза җирле басма.
Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә, хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чара бөтен республика күләмендә бара. Ул 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
“Трактор-прицеп” операциясен Гостехнадзорның район бүлеге ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрә. Район Гостехнадзор бүлеге начальнигы Андрей Петухов әйтүенчә, операция барышында тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны файдаланганда кагыйдә бозуларны ачыклау һәм кисәтү максат итеп куела. Рейдлар үткәргәндә әлеге төр машиналарны теркәү һәм файдалану кагыйдәләренең үтәлешенә, аларның төзеклегенә, ел саен техник карау үтүенә зур игътибар биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз