Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә
Чара үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне киметү, хокук бозуларны кисәтү максатында үткәрелә.
(Әлки, 8 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бу көннәрдә Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары Әлки районының Чуаш Кичүе, Әхмәт авылларында “Трактор-прицеп” профилактика рейдлары үткәргәннәр, дип яза җирле басма.
Гостехнадзор район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә үзйөрешле машиналарны техник карау үткәрмичә һәм тиешле документларсыз файдалану белән бәйле ике закон бозу очрагы ачыкланган. Транспорт ияләренә карата административ материаллар төзелгән.
Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне киметү, хокук бозуларны кисәтү максатында үткәрелүче “Трактор-прицеп” операциясе 8 июльгәчә дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз