news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы ачыкланган

Әлкидә “Тоннель” профилактик операциясе үткәрделәр.

(Әлки, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы ачыкланган, дип яза җирле басма.

Шул исәптән руль артына исерек хәлдә утырган бер йөртүче тоткарланган. Ул Самара өлкәсе кешесе булып чыккан.

29 майда район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда аварияләрне киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау максатында “Тоннель” профилактик операциясе үткәрделәр. Операция барышында 60 тан артык машина туктатылган, кагыйдә бозуның 13 очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot