news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Нәтиҗәләр республика Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланды. Алар беркайда да басылмаячак.

(Әлки, 21 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды, дип яза җирле басма.

Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә районның төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.

Район мәгариф идарәсе белгечләре әйтүенчә, бу акция балалары чыгарылыш сыйныфларында укыган әти-әниләрне имтиханнар тапшыру мохите һәм үзенчәлекләре белән таныштыру максатында үткәрелде.

Чыннан да, имтихан тапшырып караган әти-әниләр балаларының БДИ вакытында ниләр тою-кичерүләрен үзләре татыдылар. Белемнәрне тикшерү видеокамералар урнаштырылган сыйныфта үтте. Анда һәркемне металл детекторлар белән тикшереп керттеләр. Әти-әниләр чын БДИга охшаш алты бирем эшләргә һәм инша-эссе язарга тиеш иде. Белемнәрне сынау бер сәгать дәвам итте. Имтихан тапшыручылар биремнәрнең артык авыр булмавын әйттеләр.

Нәтиҗәләр республика Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланды. Алар беркайда да басылмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100