Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында терлек урлау факты буенча 9 җинаять эше кузгатылган
Районда терлек-туар урлау очраклары ешайган.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Әлки районында соңгы вакытта терлек-туар урлау очраклары ешайган. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы яза.
“Терлегебез югалды”, “Иясез тананы күрүче булмады микән?” Шундыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Сугым вакыты башланыр алдыннан мал-туарны югалту – авыл кешесе өчен бик хафалы хәл инде ул. Нигә шулай килеп чыга? Мондый күңелсез хәлләрне булдырмый калырга мөмкинме?", - дигән сорау куя басма.
"Соңгы вакытта район территориясендә терлек урлау очраклары ешайды,–ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция начальнигы Алексей Савинов. –Безнең бүлекчәнең кизү бүлегенә шундый 9 гариза керде, алар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Соңгы айларда кайбер күрше районнарда да терлекләр югалу фактлары булып тора".
"Мал-туар – авыл кешесенең яшәү чыганагы, ә хуҗалыклар һәм фермерлар өчен – төп җитештерү чарасы. Шулай булгач, мал хуҗалары терлекләрен саклау өчен барын да эшләргә тиеш кебек. Әмма күбесе моңа әллә ни әһәмият бирми. Хәзер байтак авылларда йорт терлекләрен көтү оештырылмый. Күпләр сыер-сарыкларны көтүгә куганчы, урамга иреккә чыгарып җибәрүне кулай күрәләр. Әмма мондый “сакчыллык” еш кына зур югалтуларга китерә", - дип яза газета.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз