news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Монда хоккей уйнарга да, туп куарга да була.

(Әлки, 18 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залы янында күп функцияле спорт мәйданчыгы ачылды, дип яза җирле басма.

Әлеге универсаль спорт мәйданчыгы "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән төзелде. Аны ел әйләнәсе файдаланырга була. Кышкы айларда ул хоккей тартмасы, боз шугалагы булып хезмәт итсә, җәйге чорда биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол, бадминтон ярышлары үткәрергә мөмкин.

Яңа спорт корылмасында төрле ярышлар үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бәйгеләрне тамаша кылучылар өчен җайлы утыру урыннары ясалган. Ә җылытылган ике вагон спортчыларга киенү-чишенү өчен хезмәт итәчәк.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасына авыл яшьләре, мәктәп укучылары, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең яшьгвардиячеләре килгән иде. Әлеге чарада район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Алар яңа универсаль спорт мәйданчыгының район яшьләренең яраткан ял урынына әверелүен, биредә төрледән-төрле ярышлар үткәрелеп торуын теләделәр.

Ачылу тантанасыннан соң яңа мәйданчыкта беренче бәйге – тренер Рифкать Сәгъдиев кул астында шөгыльләнүче яшьләр арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. 2000 һәм 2001 елларда туган малайлар командаларының мавыктыргыч уенын бик күп тамашачы күзәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100