news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлки районында төлкеләр зыян иткән

Иске Чаллыда шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән, гаепне җирән ерткычлардан күрәләр

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Әлки районының Иске Чаллы авылында ике шәхси хуҗалыкта бер-бер артлы сыерлар үлеп киткән.

Табиблар ике йортта да дезинфекция үткәргәннәр, калган терлекләрне вакцинацияләгәннәр, ә үлгән сыерлардан биологик материал алып, лабораториягә җибәргәннәр. Сыерларның хуҗалары район хастаханәсенең хирургия бүлегендә күзәтелә. Алар котыру чиренә вакциналау курсы үтәләр.

Бәланең сәбәпчеләре – төлкеләр. Иске Чаллыда яшәүчеләр әйтүенчә, алар авылга еш һәм төркем-төркем йөриләр. Югарыда аталган терлекләргә дә җирән ерткычлар һөҗүм иткән булган , дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100