news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында төбәк тарихына багышланган фәнни конференция үткәреләчәк

Конференция барышында архиологик чыганаклар, торак пунктларның һәм атамаларның тарихи, яңа тарих хакында бик күп мәгълүмат җиткереләчәк.

(Әлки, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында 14 декабрьдә фәнни конференция үткәреләчәк. Ул Әлки төбәге тарихына багышлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конференциягә Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты, Энциклопедистика һәм төбәкләрне өйрәнү институты галимнәре килү көтелә. Конференция барышында архиологик чыганаклар, торак пунктларның һәм атамаларның тарихи, гражданнар сугышы чоры, яңа тарих хакында бик күп мәгълүмат җиткереләчәк.

Конференциягә тарих, телләр укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр, теләге булган һәркем чакырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot