Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында сынау өчен уракка төштеләр
Әлеге кырдан гектардан уртача 38 центнер ашлык чыккан.
(Әлки, 1 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк-көнчыгыш Әлки филиалында сынау өчен басуга суктыру комбайннары төште, дип яза җирле басма.
Комбайнчылар "Борискино" отрядының уҗым бодае басуында суктыруга тотындылар. Дөрес, әлегә бөртеклеләр турыдан-туры суктыру өчен дымлырак. Әмма һава шартлары шулай аяз торганда алдагы ике көндә тулысынча уракка керешергә дә мөмкин.
Филиалның баш агрономы Радик Бильданов әйтүенчә, бүген уракка төшеп комбайннарны сынап карарга һәм бөртеклеләрнең чыгышын да билгеләргә булганнар.
Әлеге кырдан гектардан уртача 38 центнер ашлык чыккан. Филиалда комбайннарны уракка сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Һәр кыр корабына икешәр механизатор беркетелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз