news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында сыерлар һәм кәҗәләр өчен субсидия түләү төгәлләнеп килә

Сыерга да, кәҗәгә дә – субсидия.

(Әлки, 5 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында сыерлар һәм кәҗәләр өчен субсидия түләү төгәлләнеп килә, дип яза район газетасы.

Шәхси хуҗалыкларга бер савым сыерына 3 мең сум һәм бер савым кәҗәсенә 1 мең сум исәбеннән субсидия түләнә.

Республикада шәхси хуҗалыкларында савым сыеры һәм кәҗә асраучыларга азык сатып алу чыгымнарын өлешчә каплау ниятеннән бюджеттан 358,6 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Районыбыз халкы үз хуҗалыкларында 2865 баш сыер һәм 715 савым кәҗәсе асрый. Аларга терлек азыгы сатып алу өчен барысы 9 миллион 310 мең сум акча таратылачак. Субсидия акчаларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе авыл җирлекләре башкарма комитетлары ярдәме белән тарата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100