Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында спортчы ветеран Әнвәр Галимов бүләкләнде
Әнвәр Галимов бөтен хезмәт эшчәнлеген балаларга һәм яшьләргә спорт тәрбиясе бирүгә багышлады.
(Әлки, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Алинә” универсаль спорт залы тренерыспортчы ветеран Әнвәр Галимов “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде, дип яза җирле басма.
Әнвәр Галимов бөтен хезмәт эшчәнлеген балаларга һәм яшьләргә спорт тәрбиясе бирүгә багышлады. Ул әле дә балаларны өстәл теннисына өйрәтә. Яшьтән спортны яшәү рәвеше иткән райондашыбыз бүген дә актив тормыш белән яши. Өлкән яшьтә булса да, ул һаман спорт белән дус. Район данын яклап төрле ярышларда чыгыш ясый. Күптән түгел Казанда узган ветераннар арасында гер спорты буенча халыкара турнирда җиңүгә иреште. Ә кул белән этелеп идәннән күтәрелү (отжимание) буенча пенсионерлар арасында Татарстан беренчелегендә ике ел рәттән беренче һәм икенче урыннарны яулады. Әнвәр Галимов “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем йөртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз