Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
Социаль яклауга мохтаҗ балаларны район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев котлады.
(Әлки, 31 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Район мәдәният йортында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче һәм башка социаль яклауга мохтаҗ кызлар һәм малайлар өчен чыршы бәйрәме булды. Аңа йөздән артык бала чакырылган иде.
Аллы-гөлле утлар янган Чыршы янында аларны Кар кызы каршы алды. Ә төрле әкият-мультфильм геройлары күңелләрен күреп, уеннар оештырдылар, чыршы тирәли әйләнеп, җырлаттылар, биеттеләр.
Балалар янына олы кунаклар да килде: район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев берсе русча, берсе татар телендә кечкенә кунакларны котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, тормыш сынауларын җиңеп, уңышка ирешүләрен теләделәр.
Тәмле бүләкләр дә тараттылар кечкенәләргә, Аларны Айрат Хәйруллин Хәйрия фонды һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әзерләгән. Фойе түрендә ширбәт-күмәчләр куелган өстәл дә бар иде, тамагы ачкан һәркем сыйлана алды.
Район мәдәният йорты артистлары әзерләгән һәм оста итеп башкарган Чыршы бәйрәме нәни кунакларга күңелле ял, аралашу шатлыгы бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз