news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында соңгы айларда терлекләр югалу очраклары ешайган

Малларыгыз югалса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлки районында соңгы айларда терлекләр югалу очраклары ешайган
архив/Салават Камалетдинов

(Әлки, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). ​​​​​​​Көзге чорда авылларда терлекләр югалу очраклары ешая. Гадәттә караучысыз иректә йөргән маллар “аяклана”. Бу турыда җирле басма яза.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин да соңгы айларда маллар югалу фактларының ешаюын әйтә.

Мәсәлән, Югары Әлки авылында шәхси хуҗалыкның ике бозавы югалган. Шулай ук Югары Әлморза терлек симертү комплексыннан ике бозауны урлап киткәннәр. Беренче очракта маллар иректә йөргән. Ә инде комплекстагы урлашуга каравыл хезмәтенең аксап эшләве сәбәп булган.

Терлекләрне караусыз иреккә чыгарып йөртмәвең хәерле. Ә малларыгыз югалса, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта каракларны кайнар эздән эләктерү мөмкинлеге зуррак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100