Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында силос салу эшләре төгәлләнгән
Кукуруз һәм көнбагыш суктыру эшләре дәвам итә.
(Әлки, 21 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында маллар өчен базларга 120 мең 715 тонна силос салганнар. Силос өчен кукурузны тулысынча җыеп алганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Хәзер “Кызыл Шәрык-Агро” комбайннары бөртек өчен кукуруз суктыруда эшлиләр. Быел әлеге культура 5471 гектар били. Әлегә шуның 2 мең гектарыннан кукуруз бөртеге суктырып алынган. Уңыш гектардан уртача 42,6 центнер чыга.
Шулай ук район кырларында 11915 гектарда игелгән көнбагышны суктыру дәвам итә. Әлеге мәйданның 7556 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Механизаторлар көн саен 200 әр гектар мәйданда май культурасын суктыралар.
Басуларда туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Көздән 60 мең гектар җир эшкәртелеп калырга тиеш булса, шуның 45 мең гектарында эш башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз