Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында штрафларны вакытында түләмәгән 21 кешене кулга алганнар
39 кеше кабат штрафка тартылган.
(Әлки, 26 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында штрафларны вакытында түләмәгән 21 кешене кулга алганнар, дип яза район газетасы.
ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 76 кешегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы буенча административ материал төзелгән.
Бу кешеләрнең 21 ен кулга алу турында карар кабул ителгән, 39 ы кабат штрафка тартылган. Калганнарның эше әле тикшерелә.
Исегезгә төшерәбез: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны бу турыдагы карар гамәлгә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Моны эшләмәгәндә гаеплегә карата кабат административ материал төзелә һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләме кадәр, әмма 1 мең сумнан ким булмаган штраф салына. Шулай ук гаеплене 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз