news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында шепкән культурасын суктыруга керештеләр

Уңыш гектарыннан 9-10 центнер чыга.

(Казан, 18 июль, Казан, Айгөл Шәйхлисламова). Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Роберт Гадиев районда шепкән (рыжик) культурасын суктыра башлауларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

  • Шепкән (рыжик) - әвернә чәчәклеләр гаиләсенә керә торган берьеллык үлән. Бал җыю максатыннан һәм орлыкларыннан май җыю өчен игелә.

“Яңгырларга кадәр шепкән культурасына керешкән идек, аннары бер атна бертуктаусыз яңгырлар яуды. Барлыгы 1062 гектар иде, шуның 600 гектарга якынын алдык. Калганын бүген-иртәгә алабыз”, - диде ул.

Роберт Гадиев әйтүенчә, җыеп алынган шепкән уңышы сатылачак. “Рыжикны суктырып алгач, чистартабыз, комбикорма заводында чистарткычлар аша чыгарып сакларга куябыз. Шепкән бер гектардан 9-10 центнер белән бара, бу ярыйсы уңыш”, - диде ул.

“Бүгенге көндә калган бөртекле культураларга керешү өчен җирдә 30-33 процент дымлылык булуы тоткарлый, 20 процентка кадәр кипкәнен көтәбез. Дымлылык кимесә, бер биш көннән башлыйбыз. Әле яңгыр көн дә ява бит. Кояшлы һава торышы булса, 5-6 көннән тиешле дымлылыкка җитәргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Роберт Гадиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100