news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең 36 проценты лейкоз белән авырый

Тикшерү нәтиҗәләре электрон юл белән авыл җирлекләре советына да җибәрелә.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). 2014 елда ук республикада лейкоз һәм аңа каршы көрәшкә багышлап зур форум үткәрелгән иде. Анда 2020 елга кадәрге чорга бурыч һәм чаралар билгеләнде. Ел саен лейкоз белән авыру очракларын 5 процентка киметү максаты куелды, дип яза Әлки районы газетасы. 

Район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, белгечләр  әлеге куркыныч чир белән актив көрәшәләр. 2016 елда ферма терлекләре арасында лейкозны 2,7 процентка киметә алганнар. Әмма шәхси секторда авыру терлекләр саны, киресенчә, арткан. Белгеч моны тикшерелгән сыерлар санының күбрәк булуы белән дә аңлата. 

2015 елда Әлки районы ферма һәм комплексларында асралучы 27928 баш сыерның 29,7 проценты әлеге куркыныч инфекция белән зарарланган булган. 2016 елда инде 31243 баш сыерны тикшергәннәр һәм аларның 28,7 процентында вирус табылган.

Ә шәхси хуҗалыкларда 2015 елда – 2289 баш сыерның 30,7 проценты, 2016 ел тикшерелгән 4255 баш сыерларның 36,3 проценты лейкозлы булуы ачыкланган.

– Быел бу терлекләрне гематологик алым белән тикшерәбез. Аның нәтиҗәсе буенча терлек хуҗаларына лейкоз чирле дип табылган сыерларны юкка чыгарырга кушылачак, –ди Камил Хәйруллин.

Тикшерү нәтиҗәләре терлек хуҗаларына шунда ук җиткерелә. Алай гына түгел, электрон юл белән авыл җирлекләре советына да җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100