news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында сарымсак плантациясе булачак

Вячеслав Тутеров Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган.

Әлки районында сарымсак плантациясе булачак
http://alki-rt.ru

(Әлки, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Борискино авылында яшәүче Вячеслав Тутеров 12 гектар җиргә сарымсак утырта. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моның өчен ул күрше Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган. Әлеге культураның чәчкечен Вячеслав арендага алып торган. Махсус ашламалар да сатып алган.

Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Вячеславның авыл тормышы өчен янып-көеп йөрүен, кышларын үзенең тракторы белән урамнарны кардан чистартырга булышуын сөйләде.

Тырыш ир хәзер әлеге витаминлы яшелчәне чәчү белән мәшгуль.


news_right_1
news_right_2
news_bot