Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында салым буенча бурычлар 10,7 миллион сумга җиткән
Казанда яшәүче берәүнең зур суммада бурычын автомобилен алу юлы белән хәл итәргә булганнар/
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Әлки районында оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә. Ел башында әлеге әҗәтләр азрак – 6,3 миллион сум булган, дип белдерә “Әлки хәбәрләре”.
Бер караганда, салым бурычлары арткан. Әмма бюджетка керемнәр буенча ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышында бурычлар үсүнең башка сәбәпләре дә ачыкланды. Әйтик, “Хузангай” җәмгыятенең берничә миллион сум бурычы күренә. Чынлыкта, әлеге җәмгыять салымнарны вакытында түләп барырга тырыша. Ә әҗәт бухгалтерия хисаплары бирүдәге төгәлсезлек аркасында килеп чыккан. Комиссия әгъзалары җәмгыять бухгалтериясенә мондый җитешсезлекне тиз арада төзәтү бурычын куйды.
Комиссия утырышында кайбер оешма-предприятиеләргә үз бурычларын танырга туры килде. Алардан салымнарны каплау графиклары кабул ителде.
Кайбер эшмәкәрләрнең дә салымнар түләү буенча зур булмаган бурычлары бар. Аларга да якын арада әлеге әҗәтләреннән котылырга кирәк булачак. Югыйсә, бурычлар суд аша алынырга мөмкин. Ә менә Түбән Әлки җирлегендә теркәлгән, бүген Казанда яшәүче Р.Сафинның транспорт салымы буенча җыелган 53,4 мең сум бурычын автомобиленә арест салу юлы белән капларга булдылар, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз