news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында сөткә бәяләр артты

5 сентябрьдән "Шәйхетдинов" шәхси предприятиесе сөтне килограммын 19 сумнан, "Ретро" җәмгыяте 18 сумнан кабул итә башладылар.

(Әлки, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында сөткә бәяләр артты, дип яза җирле басма.

5 сентябрьдән "Шәйхетдинов" шәхси предприятиесе сөтне килограммын 19 сумнан, "Ретро" җәмгыяте 18 сумнан кабул итә башладылар.

Көз-кыш айларында сөткә сорау да, бәяләр дә арта төшә. Менә сентябрь керүгә халыктан җыелган сөтне кабул итүче ике пунктта да продукциягә бәяләр артты. Дөрес, әлеге суммадан сөт җыючылар үз чыгымнарын (ул районда 1 килограммга уртача 2 сум тәшкил итә) тотып калалар. Шулай да сөткә аз-азлап булса да бәяләрнең күтәрелеп торуы терлек асраучылар өчен яхшы хәбәр. Без алга таба да сөт бәяләрендәге үзгәрешләрне барлап, халыкка җиткереп торырбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot