Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына җылы бирелде
Бу атна башыннан барлык мәктәп биналары да җылынды.
(Әлки, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында барлык сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына, социаль учреждениеләргә җылы бирелде, дип яза җирле басма.
Сентябрь дә әллә ни җылыга кинәндермәде. Бу атнада бигрәк тә салкын. Шуңа күрә биналарга җылы бирү тизләтелде. Хәер, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты, Салмандагы балалар приюты биналарында байтактан инде газ ягалар. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлгенә Билалова әйтүенчә, райондагы 31 балалар бакчасында да сентябрьнең беренче яртысында ук җылы җибәрелгән булган. Бу атна башыннан барлык мәктәп биналары да җылынды.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина район үзәгендәге барлык сәламәтлек саклау биналарының, шулай ук Юхмачы участок хастаханәсенең, Чуаш Кичүе, Яңа Салман, Хузангай табиблык амбулаторияләренең, 42 фельдшер-акушерлык пунктының табигый газ һәм электр белән җылытыла башлавын хәбәр итте.
Баш табиб әйтүенчә, медицина учреждениеләренең рәсми рәвештә газдан файдалану срогы 1 октябрьдән генә башлана икән әле. Ә гомумән 5 көн дәвамында һава температурасы плюс 8 градус булганда биналар җылытылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз