news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әлки районында Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе узды
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды
Скопировать ссылку
(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Әлки районында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның 60 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Артистканы котларга бертөркем сәхнәдәшләре, сәнгать осталары кайткан иде.
Рузия ханымның иҗаты башланып киткән чорга күз ташласак, ул 1972 елга барып тоташа. Театр училищесының икенче курсында укыган Рузия Мотыйгуллинаны Г.Камал театрында куелачак, И. Йомагуловның “Нәркәс” спектакленә төп рольгә - Нәркәс образын иҗат итәргә чакыралар. Чибәрлеге, осталыгы белән Рузия ул вакытта ук тамашачыны үзенә гашыйк итә. Үзе белән театр сәхнәсенә яңа сулыш та алып килә. Менә шуннан башлана да яшь актрисаның сәхнә эшчәнлеге. Бер-бер артлы матур, тирән эчтәлекле, татар тамашачысы күңелендә мәхәббәт яулаган героиняларны күп уйный Рузия Мотыйгуллина. Аның “Ай тотылган төндә” – Шәфәгы, “Өч аршин җир” дә Шәмсегаяны, “Бирнәсез кыз”да Ларисасы, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Йөзембикәсе, Гөлфирәсе, “Күрәзәче” дә Шәмсиясе, “Банкрот”тагы Гөлҗиһаны, “Ябырылу”дагы Ольгасы, “Диләфрүзгә дүрт кияү”дәге Диләфрүзе һәм башка образлары эчке рух белән уйналган иҗат җимешләре. Шулар арасыннан Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәре буенча Празат Исәнбәт сәхнәләштергән спектакльдә төп рольне – Зөләйханы тудыру, Рузия ханымның уңышлы хезмәтләреннән берсе. Бу образы аша ул татар хатынының инсафлыгын, горурлыгын сәхнәдә халыкка җиткерә алды.
Бүген дә Г. Камал сәхнәсендә зур уңыш белән бара торган “Ханума”, “Курчак туе”, спектакльләрендә Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллина төп рольләрдә.
Юбилей уңаеннан Әлки районында уздырылган чара Рузия ханымның туган авылы Югары Әлки мәдәният йортында башланып китте. Ул анда авылдашлары белән очрашты. Казаннан кайткан кунакларны мәктәп укучылары чәкчәкләр белән каршы алды, матур концерт күрсәтте. Рузия Мотыйгуллинаны юбилее белән котларга Казаннан Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Фоат Әбүбәкеров, Татарсанның атказанган артистлары Рөстәм Закиров, Әхмәт Кәримов, “Зө-ләй-лә” төркеме, Резедә Шәрәфиева, “Казан” бию ансамбле һәм Алсу Әбелханова кайткан иде. Авылдашлары алдында чыгыш ясап Рузия ханым “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм “Ханума” спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. “Минем туган авылымда бәйрәм ясыйсым килде. Һәм үзем белән бергә сезнең алда чыгыш ясарга Татарстанның сәнгать осталарын да алып кайттым. 50 яшьлегемне мин авылымда билгеләп үтмәдем, бәлки кирәк булгандыр. Ни кызганыч, бүген инде кайбер күршеләрем, авылдашларым дөньядан киткән. Бүгенге очрашу сезнең күңелләрегездә бик матур хатирә булып саклансын иде. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә”, диде Рузия Мотыйгуллина.
Ә кичен шундый ук юбилей кичәсе Базарлы Матак мәдәният йортында узды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаны районы хакимияте, классташлары котлады. Очрашудан җыелган керемне Рузия ханым сәхнәдән район үзәгендәге ятим балалар һәм картлар йорты җитәкчеләренә тапшырды.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot