Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова халыкны кабул итте
Аның ярдәмчесе Александра Бабычева кешеләргә төрле хокукый проблемаларны хәл итү җәһәтеннән киңәшләр бирде.
(Әлки, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" , Люция Низамиева). Бу атнада әлкилеләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итте. Ул кешеләрнең гозерләрен “Бердәм Россия” партиясе район җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә тыңлады, дип яза җирле басма.
Беренчеләрдән булып депутатка район благочинные һәм тренер Андрей Зиньков мөрәҗәгать итте. Ул Ольга Павловага районда спортны үстерү җәһәтеннән ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтте, каратэ бәйгеләрендә җиңгән балаларның фотоларын күрсәтте һәм кунакны тиздән районда буласы каратэ турнирын тамаша кылырга чакырды.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина депутатның район мәдәният йорты артистлары өчен әкият персонажлары костюмнары алуда ярдәм итүен сорады. Әлеге труппа ике ел инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып бәйрәмнәр белән котлый. Ольга Ивановна әкиятләр аша инвалид балаларның күңелләрен күтәрүне бик мөһим хезмәт дип атады. Ул мәдәният хезмәткәрләренә сәхнә костюмнары белән булышырга ышандырды.
Ольга Павлова халык мөрәҗәгатьләре буенча төрле органнарга депутат сораулары юллады. Аның ярдәмчесе Александра Бабычева кешеләргә төрле хокукый проблемаларны хәл итү җәһәтеннән киңәшләр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз