news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте

Хәйруллин һәркемне игътибар белән тыңлады, тиешле аңлатмалар бирде, ярдәм күрсәтергә ышандырды.

(Әлки, 3 март, "Татар-информ", "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында халыкны сорау-гозерләре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте, дип яза җирле басма.

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте.

Депутатка гозерләр белән килүчеләр шактый булды. Берничә кеше "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенә арендага бирелгән пай җирләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук торакны хосусыйлаштыру, хезмәт хакы һәм социаль түләүләр, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча депутатка киңәш һәм ярдәм сорап килүчеләр бар иде. Айрат Хәйруллин һәркемне игътибар белән тыңлады, тиешле аңлатмалар бирде, ярдәм күрсәтергә ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100