Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте
Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар.
(Әлки, 2 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бу көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булып, халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин, Хәйруллин Хәйрия фондының башкаручы директоры Ирина Волостнова катнаштылар, дип яза җирле басма.
Эш графигы ничек кенә тыгыз булмасын, Айрат Хәйруллин сайлаучылары белән очрашырга, кешеләрне күп төрле мәсьәләләр һәм гозерләр белән кабул итәргә җаен таба. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле тармакта эшләүчеләр, шул исәптән “КШ-Агро” җәмгыятендә хезмәт куючылар да була. Әле ике айлап кына элек Айрат Хәйруллин белән очрашуга 15 кеше алдан язылып, тагын 5 кеше теркәлми генә үз йомышлары белән дә килгән иде. Очрашуга тәгаенләнгән вакыты үтсә дә, ул аларның барысын да кабул итте.
Бу юлы Дәүләт Думасы депутаты белән очрашу өчен 8 кеше килгән. Беренче булып кабул итү бүлмәсенә Базарлы Матактан Римма Фадеева керде. Ире Юрий “Карга” мегафермасында 6,5 ел эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Римма ханым әйтүенчә, исәп-хисап ясаганда иренә тиешле еллык ял көннәрен исәпкә алмаганнар. Айрат Нәҗипович шунда ук җаваплы кешеләр белән элемтәгә чыкты һәм мәсьәләне контрольгә алырга кушты.
Базарлы Матактан Любовь Родионова Айрат Хәйруллин янына бер үк үтенеч белән икенче тапкыр килгән. Ул Имәнлек урамындагы балалар бакчасына, ял паркына йөрү өчен ындыр табагы яныннан юл ясауларын сорый. Депутат бу мәсьәләне алдан өйрәнгән икән. Җәяүлеләр өчен юл ясау 1 миллион 300 мең сум акча таләп итә. Сүзгә район башлыгы Александр Ниошин да кушылып, бу эшнең бер өлешен Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты эшләр дип ышандырды.
Үргәгардан Фидания Садыйкова авылларында маллар фермасын ачуны тизләтеп булмасмы дип кергән. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, ферма терлек кабул итәргә әзер, ветеринария хезмәтләренең карантин вакыты үтү турындагы документларны аласы гына калган.
–Авылыгызга 200 баш савым сыеры китерергә уйлыйбыз. Савымчылар табылырмы?–дип сорады депутат. Фидания әйтүенчә, савымчы булып эшләргә теләүчеләр бар, маллар кайтканны көтәләр икән.
Демидовкадан Надежда Турова авылда яңа ачылган гыйбадәт йорты тирәсен тотып алуда ярдәм сорый. Бу эшкә 29 мең сум акча кирәк икән. Айрат Хәйруллин әлеге сумманың яртысын үзеннән бирергә вәгъдә итте.
Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков Бибай Чаллысындагы фермага терлекләр китереп эш башлауны сорый. Аңа да шул ук җавап – моның өчен карантин вакыты үтәргә тиеш.
Югары Әлкидән беренче төркем инвалид бала асраучы Нурҗиһан Хәйретдинова өйгә кушып төзи башлаган мунчаны тәмамлауда ярдәм сорый. Айрат Хәйруллин материаллар белән булышырга ышандырды. Нурҗиһан апаның шофер улларын югарыррак хезмәт хаклы эшкә урнаштырырга вәгъдә итте.
Алпардан Ринат Гыйззәтуллин терлекчелек фермасы бригадиры булып эшләгәндә кешеләрне тиешле документларсыз эшкә кабул иткән булган. Хәзер шуның өчен ай саен зур күләмдә штраф түли икән. Депутат аңа ярдәм итү юлларын эзләргә ышандырды. Шулай ук эш сорап килүче дә булды. Айрат Хәйруллин аның турында мәгълүматларны алып калып ярдәм итәргә тырышачакмын, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз