news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Республика комиссиясе Яңа елга әзерлекне бәяли

4 гыйнварда районда Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе эшләде.

(Әлки, 5 гыйнвар, "Татар-информ, "Әлки хәбәрләре"). Комиссия районның Яңа елны нинди әзерлек белән каршы алуына бәя бирә, дип яза җирле басма.

Районда Яңа елны елдан-ел матуррак бизәнеп,купшырак каршыларга тырышабыз. Бу эштә мәктәпләр, оешма-учреждение коллективлары зур тырышлык куя. Бу яңа елны да әлкилеләр берсеннән-берсе уздырып чыршылар бизәп, йортлар, оешмалар тирәләрен гирляндалар белән ямьләндереп каршы алдылар. Паркларны, скверларны да чыршылар, кар сыннары бизәде. Яңа елга әзерлек буенча республика конкурсында районыбыз соңгы берничә елда катнашып килә. Узган ел без әлеге бәйгенең җиңүчеләре исемлегенә дә кертелгән идек. Быел Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүебезне республика комиссиясе бәяли. Алар район үзәгендәге паркларны карыйлар, ТүбәнӘлки һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә булалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot