Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үткәрелде
Призлы урыннарны алучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
(Әлки, 26 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында эшмәкәр Рәис Хәйруллин әтисе Разак ага истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үткәрде, дип яза җирле басма.
Әтисе истәлегенә бу зур бәйгене Иске Салманда туып-үскән, хәзер Лаеш районында яшәүче эшмәкәр Рәис Хәйруллин үткәрде. Ярышларда көч сынашырга һәм тамаша кылырга җыелучыларны Разак Хәйбулла улының тормыш һәм хезмәт юлы белән район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин таныштырды. Мәрхүм Разак Хәйруллин бик эшлекле, булдыклы кеше булган. Ул туган авылы Иске Салманда зоотехник, озак еллар идарәче булып эшләгән. Иске Салман авыл советы рәисе булган, Иске Баллыкүлдә колхоз белән җитәкчелек иткән. Чордашлары Разак аганың оештыру сәләтенә ия, кешеләргә ярдәмле булуын искә алалар.
Рәис Хәйруллин ярышларны ачу тантанасында һәркемне, бигрәк тә балаларны спорт белән дус яшәргә чакырды.
–Спорт белән шөгыльләнүчеләр тормышта нык ихтыярлы, максатларына ирешүчән булалар,–дип басым ясап әйтте ул.
Муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев Рәис Хәйруллинга туган авылына һәрдаим булышып торуы, районда төрле чаралар үткәрүгә матди ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
Менә бәйгенең баш хөкемдары Әнвәр Галимов ярышларны башларга команда бирде. Өстәл теннисы бәйгесе көне буе дәвам итте. Башта мәктәп укучылары үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыкладылар. Аннан зурлар ярышты. Призлы урыннарны алучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз